ТЕРГЕЗҮ ф. 1) Үлгәннәргә яки үлә башлаганнарга яңадан җан кертү, терелтү, тере итү. Мондый ышаныч хәтта иң көчсезгә дә көч-куәт бирергә, хәтта үлене дә тергезеп аягына бастырырга мөмкин сыман иде. Н.Фәттах 2) Савыктыру, сәламәтләндерү, аякка бастыру. Сихерчеләр: – Бу авырудан тергезү өчен, Шаһмараны күргән кеше кирәк, – диләр. Әкият 3) Тәмам таркалу хәлендә булган хуҗалык объектларын төзек хәлгә китерү. Шул ук басуларны яңадан әйләнешкә кертү, җимерелгән фермаларны тергезүне үз кулына алырлык инициативалы кешеләр кирәк. Кызыл таң. Илне җимерекләрдән тергезү өчен, күп көч салдылар. Безнең гәҗит 4) Гомумән нинди дә булса корылманы төзү, салу. Сине ташламам, келәт хәтле бер йорт тергезүгә кайтып алырмын. В.Имамов. Колхоз өй тергезергә булышмас микән? Н.Гыйматдинова 5) күч. Рухи көч бирү, күтәрелеш, дәрт өстәү. Бу эш, бер яктан, безне тергезеп һәм гайрәтләндереп җибәрде. Ф.Әмирхан. Тергезәм үлгән йөрәкне ант итеп. Ш.Бабич 6) күч. Кимегән, сүлпәнләнгән, бетү дәрәҗәсендә булган нинди дә булса процессны, күренешне яңадан җанландырып, көчәйтеп җибәрү. Кабаттан тергезеләчәк Көл өеменнән Минем һәм синең йөрәгең, Күптәннән беләм. Ф.Яхин. Соңгы елларда әлеге йола яңадан тергезелеп, халык, милләт дәрәҗәсендәге, яшь буынны тәрбияләү әһәмиятендәге эшкә әверелде. Шәһри Казан 7) күч. Аерым бер тәртип урнаштыру, нәрсә дә булса оештыру. Дөньяга дуслык, татулык тергезик. Н.Исәнбәт Тергезә башлау Тергезергә керешү. Мин башлаган эшләрне, ичмаса, угылларым-оныкларым дәвам итсә, мин тергезә башлаган ил-йорт нигезен алар исән-сау көенчә саклый алса иде!.. В.Имамов. Гөлсылу чишмәдән су алып менгәндә, егет, вак-төяк коры ботакларны оештырып, учак тергезә башлый. Р.Гаязетдин Тергезеп җибәрү Кинәт тергезү; тергезергә керешү. Габделбәр ике-өч җирдә учак тергезеп җибәрде. А.Хәсәнов Тергезеп кую Тергезелгән хәлгә китерү. Тәрәзә йөзлекләрен, койма-капканы үзебезнең милли бизәкләр белән бизәп, матур йорт тергезеп куйганнар. Казан утлары Тергезеп тору Тергезү процессында булу; әледән-әле тергезү. Мәңгелек ут шикелле мәңгелек яшәү ялкынын алар тергезеп тора. Ш.Галиев Тергезеп яту Тергезү процессында булу. Хәйдәр туган, белгәнегезчә, бик изге эшкә тотынды: бакча тергезеп ята. В.Имамов |