ТЕРӘҮЛЕК и. 1. 1) Терәүгә ярый, терәү буларак кулланыла торган әйбер (агач, таш һ.б.ш.). Ялкау ир мич терәүлегенә ярар. Мәкаль. Әнә әрдәнә-әрдәнә бүрәнәләр өелгән, шпаллар, терәүлекләр... Х.Хәйруллин

2) Терәү, терәк, таяу. Капкага терәүлек кую

2. с. мәгъ. Терәүгә ярарлык, шуңа дип билгеләнгән. Терәүлек агач



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә