ТЕРӘҮ II и. 1) Тотрыклылыгы бозылган берәр нәрсәне билгеле бер хәлдә тоту, ныгыту, беркетү өчен кулланыла торган бүрәнә, борыс һ.б.ш.; терәк, таяу. Күршең бай булса, капкаңа терәү сал. Мәкаль. Ишеккә терәү салыгыз, бастырык! А.Гыйләҗев. Солдаткага сиздермичә генә бәпкә киштәсенә ике терәү куйды да киштәне дә өзде. М.Мәһдиев 2) күч. Ярдәмче, таяныч, терәк. Чөгендер уташып яки, ашлык тапшырганда, машиналар биреп ярдәм итү кебек эшләр белән булышу ярый. Ләкин шефлык моның белән генә чикләнсә, ул әллә ни зур терәү булмас, дуслар. С.Рафиков ◊ Терәве имән Коры холыклы, туры сүзле. Аның [Миңнулланың] терәве имән, терәсә каты тери ул. И.Гази |