ТЕРӘ’Ү I ф. 1) Сөяү, сөялдерү; берәр нәрсәгә авыштырыбрак орындыру. Ул келәгә басмады, биек коймага терәп, аякларын җиргә күмеп ясалган эскәмиягә утырды. М.Хуҗин. Мәхмүт тә аркасын каенга терәде дә үзалдына сөйләнеп утыра бирде. З.Кадыйрова

2) Аву, ишелү, ачылу һ.б.ш.ның ихтималы булган әйберне, тотрыклы хәлдә тоту өчен, берәр нәрсә белән ныгыту, өстәмә тотрык бирү. Басарый җилкәсе белән ишекне терәп тора. Т.Гыйззәт

3) Якын итеп, ара калдырмый орындырып салу, ялгау (биналар, каралтылар тур.). Быел җәй үк, мунчага терәп, гараж кебек бер корылма саласы бар. Җ.Юныс

4) Нәрсәне дә булса, бик якын китереп, нәрсәгәдер тидерү, орындыру. Ул --- егетнең болай да язгы күк гөмбәзе шикелле яшькелт, җылаксып торган йөзен үзенең танавына китереп терәде. А.Хәлим

5) Нәрсәне дә булса берәр өслеккә ныклап урнаштыру, шуңа таяу. Сафа абый үзе, кузла баскычына аягын терәп, кәләпүшен басыбрак киде. Г.Бәширов. Ярым караңгы залга кереп, асты әйләнмәле урындыкларга урнашып, терсәкләрне терәп куюга, һәркем рәхәткә чумды. М.Мәһдиев

6) Кемне дә булса куркытып, янап, шуңа төбәп якынайту (йодрык, корал һ.б.ш. тур.). Ул егылгач, авызына пистолет терәделәр. Г.Әпсәләмов. Бәләбәйдән кайткан чакта, Кушйөрәк тау үрендә юлбасарлар, урап алып, муенга сәнәк терәгәч, мине үлем тырнагыннан синең атаң гына йолып калды. В.Имамов

7) Карашны юнәлтү, текәү, туры итеп карау. Аның бөтенләй гаҗизләнгән хәлдә күзләрен терәп катып калуыннан Гөлфинур үз-үзен белештермичә туарылып китте. А.Вергазов

Терәп кую Терәлгән хәлгә китерү. Сафа аны ябышкан тирестән арындырды да, ишегалдына алып чыгып, яшелчә бакчасы коймасына терәп куйды. Г.Исхакова

Терәп тору Әле, хәзер терәү; озак вакыт, дәвамлы терәү. Селкенергә дә ирек бирмичә, шул ук сихри көч дүрт ягыннан да терәп тора кебек иде. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә