ТЕРӘТҮ ф. 1) йөкл. юн. к. терәү . И-и-и ул мәктәптән ишеге тышкы яктан көрәк сабы белән терәтелгән ялгыз өйгә кайтып керүләр! В.Нуриев

2) Ава төшкән, тотрыклылыгын югалткан нәрсәне терәп, ныгытып кую. Өйнең елга ягына карап торган сыңар тәрәзәсе дә томаланып, ярык ишкәк белән терәтеп куелган.М.Хәсәнов. Капка эчтән терәтеп куелганга, капка башыннан сикереп төште, тәрәзәгә килде. З.Кадыйрова

Терәтә башлау Терәтергә тотыну

Терәтеп кую Терәтелгән хәлгә китерү. Юк кына бит, минсиңайтим, чыдамый гына терәтеп куйган чыбык, шартлап сына. Н.Әхмәдиев. Якты төшсенгәдер инде, Нурислам абзый иске тактадан ясалган ишекне ачып, аны шунда торган бер тимер белән терәтеп куйды. С.Поварисов

Терәтеп тору Әле, хәзер терәтү; гел, дәвамлы терәткән булу. Агачларының ябалдашы әйтерсең күкне терәтеп тора. К.Җәмит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә