ТЕРӘТКЕЧ и. 1) Терәлгеч; таяну өчен билгеләнгән нәрсә. Бер аягын икенчесе өстенә куеп, терәткечсез урындыкта утырган сыра сатучы егет битараф кына сигарет төтәтә иде. Л.Лерон 2) Терәү, терәк. Габдуллаҗан шундук номер әзерләде: әллә каян гына каеш табып, биленә буды, шул каешка кылыч итеп ишек терәткеч озын таяк такты, бер ягына алтатар урынына чи бәрәңге кыстырды да, ишекнең теге ягына чыгып, яңадан полисмен булып керде. Р.Батулла |