ТЕРӘЛҮ ф. 1) төш. юн. к. терәү . Ул [түбәсез өй] ишелгән, ул бүселгән һәм терәлгән артлары. Н.Исәнбәт. Кичке чәй вакытында баласын бик әйбәт итеп, яратып сыйлаганнан соң, әни кеше аның янына терәлеп үк утырды да, сүзен зурларча җитди итеп, туп-туры итеп әйтте. Ә.Баян 2) Берәр нәрсәгә сөялеп басу, утыру, тору. Карт плита янына терәлгән, идәнгә карап, нидер уйлый иде. Ш.Камал. Һашимов һаман да стенага терәлеп басып торган Гөлфинур ягына борылды. А.Вергазов 3) Нәрсәгә дә булса тиеп, орынып тору. Ахрысы, бу таулар күккә терәлгәндер, дип уйладым. Г.Әпсәләмов. Ишектән бөгелеп кергән, башы түшәмгә терәлгән төнге кунакны абайлагач, шау-гөр килгән табын сүрелә төште ---. Л.Зөлкарнәй 4) Бик якында булу, чиктәш булып тору. Урман аңа терәлеп кенә түгел, эченә үк кереп тора. Ә.Еники. Тик аланның тауга барып терәлгән читендә бердәнбер киртә бар: бер төптән биш тармаклы каен үсеп чыккан. Г.Әпсәләмов. Авыз эченнән генә укына-укына, урам башыннан дүртенче, зур бакчасы елга ярына барып терәлгән, җил капкалы, яңарак кына үргән яшел читәнле йорт янында тукталды. З.Зәйнуллин 5) Ахырына яки берәр җиргә барып җитү, килеп тукталу. Надир, чигенә-чигенә, аркасы белән ташка килеп терәлде. Р.Сәгъди. --- бер өч чакрым кыр юлыннан үткәч, Утицкий курганына барып терәлдек. В.Ильясов 6) Төелү, тыгылу, бөялү. Үлем бугазына терәлгән кешегә ничек сугасың, ди! Н.Гыйматдинова. --- нидер әйтергә маташты Сәбилә, ләкин тамак төбенә килеп терәлгән төер ирек бирмәде. Р.Вәлиев 7) Кайда да булса тоткарлану, киртә-комачауга туры килеп тукталып калу. Гариза кантон җир бүлегенә терәлеп, җавапсыз ята. М.Әмир 8) Кемгә, нәрсәгә дә булса юнәлтеп туры төзәү, төбәү. Якынлаша палач баш очына, Һәм күкрәккә мылтык терәлә. Р.Миңнуллин. Һава тревогасыннан соң шофёр кабина ишеген ачса, аның күкрәгенә пистолет терәлә. Кызыл таң 9) күч. Нинди дә булса кыенлыкка, комачауга очрау. Җәмгыятебез, кешелек дөньясында гаять зур фән-техника прогрессы булуга карамастан, шәхес тәрбияләү өлкәсендә хәл ителмәслек мәсьәләгә килеп терәлде. Җ.Фазлыев. Ә менә җәдитчелек юлы белән киткәч, урысча уку-сөйләшүгә барып терәлдек. Б.Рәхимова 10) күч. Текәлеп, төбәп карау. Ике күзгә каршы дүрт күз терәлгән хәлдә, байтак тынлык. М.Фәйзи. Күзләр күзгә терәлде. Илсурның йөрәге колак төбенә үк килеп тибәргә тотынды. М.Яһудин 11) күч. Нәрсәгә дә булса мөнәсәбәтле, бәйле булу. Үземә терәлгән бөтен ил хезмәтен үтәп килдем. М.Галәү. Зираттан таш ташу игелекле эш түгел шул. Гөнаһлы эш. Тик... Бер тәвәккәлләгәч, эшләмичә дә булмый. Чөнки мунча шуңа килеп терәлгән... Г.Гыйльманов 12) күч. Тик тору, тоткарлану; четерекле мәсьәләгә килеп җитү. Бөтен нәрсә акчага терәлгән дәвердә кемнедер гаепләп тә булмыйдыр. М.Кәбиров 13) күч. Якынлашу, вакыты җитеп килү; вакыт бик аз калу. Кышның вакыты бик чамалы калды, Яз терәлеп тора артына. В.Ильясов ◊ Терәлеп калу к. терәлеп тору. Эш инде хәзер Дәүләтханга гына терәлеп калды. А.Хәлим. Терәлеп кату к. терәлеп тору. Я, кибәк баш, ни терәлеп каттың? А.Гыйләҗев. Тегесенең үз киресе кире, бер урында терәлгән дә каткан. Р.Вәлиев. Терәлеп тору 1) Бер урында хәрәкәтсез басып тору; 2) Хәрәкәт, гамәл кирәк булганда, эндәшмичә яки кымшанмыйча бер урында тик тору. Барам, барам! [ди], ә үзе һаман терәлеп тора. Г.Камал Терәлә бару Акрынлап тагын да терәлү. Әмма зур өмет баглаган яңа матдәләрне, басым-температураны «биетеп», төрле режимнарда тикшерүләр куандырмады. Көймә комга терәлә барды. Р.Хисмәтуллин Терәлә башлау Терәлергә тотыну. Көймәң комга терәлә башласа, соң дип тормыйсың тагын. Т.Әйди Терәлә бирү Бернигә карамастан терәлү. Ул [Асылгәрәй] утырган урындыкка аркасы белән терәлә биреп, Рушанияга эшләпәсе астыннан гына карап утыра. З.Кадыйрова Терәлә төшү Бераз терәлү. Минем җилкәмә терәлә төшеп, бөтен гәүдәсе белән миңа таба борылды. Гали Рәхим Терәлә язу Аздан гына терәлми калу. Хәерле юлга чыкканмын икән: ярты сәгать тә үтмәде, эзләгән каеныма терәлә язып туктап калдым. Н.Әхмәдиев Терәлеп алу Азга гына терәлү Терәлеп тору Әле, хәзер терәлү; һәрвакыт терәлгән хәлдә булу. [Ләзизә карчык:] Терәлеп торган күршең Ләзизәнең кече капкасы сөйрәлеп ачыла. М.Хуҗин |