ТЕРӘКСЕЗ с. 1. 1) Терәк куелмаган, терәге булмаган. Өрлексез өй булмас, терәксез тирмә булмас. Каян табарга өрлекне, каян табарга терәкне! Н.Фәттах

2) Арткы ягында, аркасында терәге булмаган, артсыз. Алар беренче очрашудагы урында, терәксез эскәмиядә утырганда, Фәрхунә, сөмсере коелып: – Август беткәндә генә күрешәчәкбез икән, – диде. М.Хуҗин

3) күч. Ярдәм күрсәтер кешесе булмаган, ярдәмчесез, таянычсыз. Шыр хәерче, бер терәксез килеш син әле япа-ялгыз көе дә күтәрәмгә калган ат кебексең. В.Имамов

2. рәв. мәгъ. 1) Терәк куймаган килеш, терәге булмый торып. Салиха апа аны озатып калды, поезд күздән югалуга, терәксез калган колмак сабагыдай сыгылып төште. М.Маликова

2) Ярдәмсез, таяныр кешесе булмаган килеш. Мөхәммәт Гәрәй үтерелгәннән соң, Сәхиб Гәрәй тәмам терәксез кала. М.Хәбибуллин. Хафизә Камиловна да кызын терәксез калдырырга теләүчеләрдән түгел иде. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә