ТЕРӘКЛЕ с. 1) Терәге булган. Чарлак сүзе үзе дүрт терәкле манараны аңлаткан. И.Хуҗин 2) Артлы. Кышын алай иркенләп, терәкле чаналарга утырып йөрергә вакыты да булмый. А.Хәсәнов. Ярый әле терәкле урындыклары бар. К.Җәмит 3) күч. Ярдәме, таянычы булган. Әмма кыз терәкле иде, мәхәббәтле Кара көчек өрә дип кенә юлыннан тайпылу юк. Р.Мулланурова. Көчле иңнәр янында без үзебезне һәрвакыт ныклы терәкле, бәхетле итеп тоярбыз. Өмет |