ТЕРӘК I и. 1. 1) к. терәү II. Күпергә килеп кергәндә, аның маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты, куллары талды, арбасын туктатты да таза кулы белән күпер терәгенә ябышты һәм бар көченә терәккә тартылды. М.Хәбибуллин 2) Нинди дә булса авырлыкка каршы куелган җайланма. Ул чакларда авыл араларында бастырык юанлыгы гына усак баганалар сузылган булса, хәзер алар урынына көчле тимер аяклы терәкләр утыра. Г.Галиев 3) Терәлергә яраклы нәрсә. Рушад ике кулы белән ике як киртәгә тотынды, терәк булды. М.Мәһдиев. Ярулла аягына терәк тапты һәм сыңар кулы белән күпер читенә ябышты. М.Хәбибуллин 4) Урындык, диван кебекләрнең аркасы; терәлгеч. Солтан, урындык терәгенә таянып, башын ия, йөрәген тота, һаман да хәлсез елмая. М.Мәһдиев. Кәгазьләр актарып утырган баш бухгалтер Кәримулла да, өстәл читендә нидер язып торган экономист та, диван терәгенә кунаклаган Равил дә, Харисов шулай диюгә, ни әйтергә белмичәрәк аптырап калдылар. М.Хәбибуллин 5) күч. Ярдәмче, таяныч. Байлык терәк түгел, берлек терәк. Мәкаль. Шәкертләр, без, мәдрәсәбездә милләтебез өчен терәк булырдай галим кешеләр җитешсен дип, акча бирәбез. Ә.Фәйзи. Терәк һәм таяныр нокта эзләп, торган саен шул наратка тагы да елыша бара сыман тоелды ул миңа. Р.Мөхәммәдиев 2. с. мәгъ. Төп таяныч булып хезмәт итә торган. Аңа ике яктан барырга мөмкин: берсе – өч-дүрт километрлык әйләнеч юлдан, икенчесе – туп-туры, дошманның ике терәк пункты арасыннан. Г.Әпсәләмов. Бер ягы белән бина диварына кертеп ясалган дүрткырлы терәк баганалар мәчетнең алгы ягына матурлык өстиләр. Р.Ахунҗанова |