ТЕРӘ кис. сөйл. Әнә, менә алмашлыклары белән янәшә килеп, аларга гаҗәпләнү төсмере биреп һәм шул алмашлыклар янында әйтелеп, аларга ышаныч төсмере өсти. – Менә терә! – дип, Мирхәйдәр абзый ни әйтергә белми шешәгә карый. Ә.Фәйзи. Әнә терә, кызың нишләп йөри, чишмә башында җегетләр белән әүмәкләшеп, җаулыгын җыртып кайткан. Ш.Маннур |