ТЕПЛОВОЗ и. рус Эчке янулы двигательле локомотив. Менә тепловоз белән алдагы вагон кул кысыштылар, бу бәхетле очрашуга калган вагоннар да шаулап-гөрләп сәлам бирделәр, кузгалып, кыймшанып уяндылар. А.Гыйләҗев. Борылмада тепловозның төтене күренде. Н.Әхмәдиев |