ТЕПЛИ’ЦА и. рус Суыкка чыдам булмаган үсемлекләрне суык якларда яки, гомумән, үсемлекләрне салкын вакытларда да үстерү өчен ясалган махсус бүлмә яки корылма. Исәп итсәк, зур гына теплица төзергә дә мөмкин. В.Имамов. Әйе, ачу шеше тишелә кайчак: усалрак хатыннар, кызып китсәләр, җаен туры китереп, теплицадамы, басудамы, телләшеп, кирәкләрен бирәләр авыл түрәләренең. Д.Булатова |