ТЕО’РИЯ и. гр. 1) Табигать, җәмгыять һәм фикерләү закончалыкларын чагылдырып, тәҗрибәне, иҗтимагый практиканы берләштерә торган тәгълимат. «Ике буйдак»та А.Расих турыдан-туры авыл хуҗалыгында теория белән практиканы бергә бәйләп алып бару мәсьәләсен күтәрә. А.Расих 2) Аерым эшчәнлек яисә фән өлкәсенә караган идеяләр һәм принциплар җыелмасы (системасы). Шушы акыл каршында минем гомум кыр теориясен табарга тырышуым, галәмнең дөнья хасил булганчы сингуляр (башлангыч) халәтен эзләвем --- бер тузан бөртегенә дә тормавын аңладым. И.Әмирхан 3) Фән, сәнгать һәм әдәбиятта осталык мәсьәләләренә караган кагыйдәләр, төп закончалыклар җыелмасы. Шагыйрьләр арасында ул вакытта әдәбият теориясен иң яхшы белүче дә Шәрәф Мөдәррис булгандыр. И.Юзеев. Э.Гофман музыка нәфасәте теориясен башлап җибәрүчеләрдән була. К.Гыйззәтов 4) Фән, сәнгать яки әдәбиятныӊ саф логик яктан тикшерелгән нигезләре. Теория бу, Иван Михайлович, сез әйткәннәр. Аның тормышка туры килеп бетмәве дә мөмкин. С.Рафиков 5) Нинди дә булса күренешне, фактны фәнни яктан аңлатуга юнәлтелгән принципларны раслый торган фәнни нигезләмәләр тупланмасы. Шундыйлардан – бөек рус химигы Д.И. Менделеевның химик элементларның периодик системасын ачуы, А.Эйнштейнның нисбилек теориясен исбатлавы һәм бер төркем көчле галимнәрнең атом-төш энергиясен файдалану юлларын табуы... К.Гыйззәтов 6) күч. сөйл. Билгеле бер караш, фикер, концепция. Моның өлешчә дөреслеген инкяр итмәстән, шул ук марксизм-ленинизмның, теория буларак, кешелек тарихының милли азатлык көрәшеннән гыйбарәт булуын да кире какмавын әйтергә кирәк. Ф.Галимуллин |