ТЕОРЕ’ТИК I с. 1) Теориягә бәйләнешле; теориягә нигезләнгән, шуӊа караган. Татар әдәбияты үсешенә шагыйрьнең новаторлык иҗат практикасы гына түгел, ә бәлки теоретик фикерләре дә гаять тирән йогынты ясый. М.Хәсәнов 2) Практикага карамаган, гамәли булмаган. Син, Аркаша, Хәйруллинны разведканың теоретик яклары белән таныштыр. Ә.Айдар. Атом-төш реакциясе казаннарының ныклыгы Шәүкәт Ибраһимовның теоретик һәм практик эшчәнлегенә дә барып тоташкан булган икән... Б.Рәхимова 3) Аерым бер фән, сәнгать яки әдәбият өлкәсенең теориясен эшләүгә багышланган. Тукай турындагы поэзиянең үсеше әдәби-эстетик һәм фәлсәфи алгарыш идеяләре белән бәйләп өйрәнелү сәбәпле, хезмәттә фәлсәфи, әдәби-теоретик материалга да киң урын бирелде. Н.Гафиятуллина 4) Гадәттә элек табылган белемнәр нигезендә логик фикер белән эш итеп башкарылган яки уйлап табылган. Хәзер бар да әдәбият: фәнни әдәбият, политик әдәбият, теоретик әдәбият, дуңгыз хакында язган брошюра да – әдәбият! Х.Сарьян |