ТЕОРЕ’МА и. гр. мат. Исбатлау юлы белән раслана торган математик кагыйдә. Укытучы кушканнарны гына түгел, алдагы дәрестә үтелергә тиешле теоремаларны, физика законнарын һәм шул теоремаларга, шул законнарга нигезләнгән мәсьәләләрне дә үзлегеннән өйрәнеп-белеп барырга тырыша ул. В.Нуруллин. Пифагор теоремасын исбат ит. К.Кәримов |