ТЕҢКӘ и. 1) Нерв. Имчеләр, теңкәдән, диләр, теңкәсен теңкәдер дә, Көләч чагымда күз кабагым Алай тартышмый бер дә. Н.Арсланов. Әсирләрне тезәләр, исемлекне укыйлар, әмма һәр икәүне атып, өченчене исән калдырып, борчак өстенә тезләндерәләр ---. Тәүбә иттереп, әсирдә теңкә өянәге кузгаталар. А.Хәлим 2) Аерым тәгъбирләр составында: җан, рух, кәеф; көч, хәл. Нуркәй, кызып, буза белән кружкасын селкеп-селкеп, Ксукның теңкәсенә үтәргә теләгән позада, бөтен тавышына җырлап җибәрде. Һ.Такташ. «Теңкә» дигән сәер сүзнең дә гамәлдә түземлек, сабырлык мәгънәсендә икәнен аңладым шул араларда, юкса мин аны, күзгә күренеп тормагач, эчтәге бавыр я йөрәк кебегрәк берәр әгъза микән, дип баш вата идем. Г.Якупова ◊ Теңкәгә тию Җанга тию, газаплау; борчу, бимазалау; туйдырып бетерү. Ике малайның берсе – Рөстәмгә таныш өтер Вәли, бозыклыгы белән укытучыларның теңкәләренә тигән гаять хәйләкәр, хулиган Вәли иде. Г.Кутуй. Хәлилнең гаять көнче кеше булуын беләсезме икән? Шул гадәте белән теңкәләремә тия, вакытсыз гүрләргә илтеп тыга инде. Т.Галиуллин. Теңкә кору Газаплану, җәфалану; аптырап, йөдәп бетү. Үзсүзле, тәкәббер шәһәр кызын күңеленнән ул хәтта яманлап куйды. Әле хәзер тыңламый әйткәнне, эшли башлагач, теңкәң корып бетәр моның белән! Н.Фәттах. – Кая монда демократия? – димен бит инде, парин, теңкәм корудан аптырагач. Ф.Баттал. Теңкәне корыту Аптырату, газаплау, җанга тию. Ул да түгел, кырыкка төрләнеп, ыжгырып-ажгырып торган, җан ияләренең теңкәсен корыткан зәмһәрир салкыннары, күзачкысыз бураннары белән кыш җитә. М.Хәсәнов. Безнең теңкәне корыткан хөрәсән ялкавы – кемнеңдер иң якын кешесе. Ф.Яруллин |