ТЕНТҮ I ф. Яшерелгән яки яшерелергә мөмкин булган берәр нәрсәне эзләп, кешенең киемен, йорт-җирен һ.б.ш. капшап, актарып, җентеклеп карап чыгу. Бөтен авылны тентеделәр. Г.Исхакый. Хәйрулланың кесәләрен тентегәннәр иде, бер кесәсеннән – Колчак армиясе офицеры билеты, икенчесеннән Коммунистлар партиясе билеты чыкты. В.Нуруллин Тентеп бетерү Ахыргача тентү. Мәдрәсәдә кунучыларны тентеп беткәч, фатирдан йөреп укучыларның һәммәсене тентеп, адресларыны язып алдылар. Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар Тентеп тору Гел, әледән-әле яки әле, хәзер тентү. Хәзер күп алар бу тирәдә. Ә монда аларга карата закон каты, шулар аркасында авылны да гел тикшереп, тентеп торалар. Ф.Бәйрәмова Тентеп чыгу Булдыра алганча бөтен җирне тентү. Каютамдагы барлык китапларымны карап, тентеп чыктылар. Р.Вәлиев. Рафис, аларга якынаеп, һәркайсының кесәләрен тентеп чыкты, документларын һәм акча янчыкларын алып, өстәлгә салды. Ф.Яхин Тенти башлау Тентергә керешү. Аның ай-ваена карамый тенти башлыйлар. Һ.Такташ. Әгәр тегеләр килеп, алай-болай тенти башласалар, менә бу пачкаларны сиздерми генә тәрәзәдән ат. Г.Әпсәләмов Тенти бирү Бернигә карамый тентү. [Әхмәтҗан:] Ихтыяр үзегездә, тенти бирегез. Т.Гыйззәт |