ТЕНТ и. ингл. Кояштан һәм яңгырдан ышыклану өчен, брезент ише материалдан ясалган япма. Габделбәр капчыгыннан палатканың янган өлешенә кушып тегәргә дигән тент кисәген чыгарды. А.Хәсәнов. Тент су читенә җәеп салынды, аның дүрт почмагына арканнар тагылды, ә катерлар йөзмә кранны борып, борыны белән тентның нәкъ уртасына каратып куйдылар. З.Мурсиев |