ТЕ’НОР и. ит. муз. 1) Ир-атка хас нечкә тавыш. Аның тавышы җәйге иртәдә искән җылы җил шикелле йомшак, ягымлы бәрхет тенор иде. Р.Сәйфуллин. Ногайбәк ага матур тенор белән җырлап та җибәрде: «Карурманга кердем, ай, кич кенә...» А.Хәсәнов

2) Шундый тавышлы җырчы, солист. Отелло партиясе – тенорлар репертуарындагы иң катлаулы партияләрнең берсе. Г.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә