ТЕНДЕ’НЦИЯЛЕ с. 1) Аерым бер тенденциясе булган, бер тенденция сизелгән. Зыя сәнгатьнең бу көнге тормышта актуаль һәм ачык тенденцияле роль уйнаган тармакларыннан бигрәк, аның музыка, рәссамчылык кебек тармагын артык күрә. Г.Нигъмәти 2) күч. Берьяклы, бер принцип күзлегеннән чыгып кына каралган, тенденциоз. Авторның субъектив һәм үтә тенденцияле мөнәсәбәте әсәрнең ышандырырлык булмавын китереп чыгара. М.Җәлил |