ТЕНДЕ’НЦИЯ и. лат. 1) Омтылыш, үсеш юнәлеше, нәрсәгә дә булса тартылганлык. Архив документларына нигезләнеп, аерым фактларга һәм вакыйгалар нисбәтендә соңгы чор татар әдәбиятының үсеш тенденцияләрен ачыкларга тырыштым. Р.Фәйзуллин

2) Билгеле бер вакыйганың, күренешнең үсешендә күзәтелгән анык юнәлеш. Хәзерге әдәбият белемендә аерым тенденцияләрне билгеләү омтылышлары булды инде. Ә.Закирҗанов

3) Башлыча сәнгатьтә һәм әдәбиятта чагылыш тапкан зур иҗтимагый теләк, иҗтимагый идея. 20 нче еллардагы татар әдәбиятында физик [яктан] көчле һәм рухи [яктан] горур геройны сурәтләргә омтылыш гомуми бер тенденциягә әйләнде дияргә мөмкин. Г.Халит

4) кит. Сәнгать әсәренең үтә анык идея юнәлеше, тенденциозлыгы. Анда беренче басмада булган әхлакчылык тенденцияләре бик нык киметелеп, яхшы ук нык эшләнгән художество образлары аша тормышка тәнкыйть күзе белән карау һәм критик реализм методы ачык сизелеп тора. М.Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә