ТЕНДЕНЦИОЗ с. 1) Чынбарлык күренешләрен берьяклы, бер якның мәнфәгатьләреннән чыгып кына, бер якны күзәтеп кенә, гаделсез яктырта торган. Элек кайберәүләр: «Тукай шәпме, Гафури шәпме?» – дигән сыман тенденциоз мәсьәләләр күтәреп, безне кара-каршы куярга маташтылар. С.Кудаш. Ләкин ул тарих фәнендә беренчеләрдән булып, Мәскәү – Казан мөнәсәбәтләрен тар кысаларда гына карамыйча, аны, тенденциоз юллар белән булса да, Аурупа халыклары багланышлары шартларына яраклаштырырга омтыла. Казан утлары 2) Тар караштан чыгып, билгеле бер мәнфәгатьләрне бик беркатлы гына аңлаган яки тәгъбирләгән, әйткән, күрсәткән. Бердән, Г.Ибраһимовның ул фикерләре, югарыда әйтелгәнчә, әдәбият белемендә романтизмга тенденциоз караш, гомумән тискәре мөнәсәбәт хакимлек иткән бер чорда әйтелгән. М.Хәсәнов |