ТЕМПЕРАТУ’РА и. лат. 1) Нәрсәнең дә булса җылыну дәрәҗәсе. Бер үк вакытта һава температурасы да ун градус җылыдан бер көн ярым вакыт эчендә минус уннар тирәсенә «мәтәлләде»... Р.Гаязетдин 2) Сәламәтлек күрсәткече буларак, кешенең тән җылылыгы дәрәҗәсе. Сүнчәләй кан коса, югары температурадан изалана. Р.Мостафин. Берәр сәгать үттеме икән, кызның температурасы төште, күзләрен ачты. Н.Әхмәдиев |