ТЕМПЕРА’МЕНТЛЫ с. 1) Аерым бер темпераментка ия булган. Комиссиядә төрле холыклы, төрле темпераментлы депутатларның булуы да рәис файдасына. Р.Миңнуллин

2) күч. Дәртле, энергияле. Мин хатын-кызның темпераментлы булуын мәҗлестә генә яратам. Г.Әпсәләмов. Бу дәртле, темпераментлы, энергияле җыр хәзерге көндә дә беркемне ваемсыз калдырмый. Мәдәни җомга

3) күч. Кызып китүчән, ярсучан. Ф.Сәйфи бик темпераментлы кешеләрдән иде. Ул урыныннан сикереп торды, гадәтенчә, кызып, кычкырып сөйләргә кереште. А.Шамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә