ТЕМПЕРА’МЕНТ и. лат. 1) Кеше характерыныӊ күңел ярсынуы, дәртсенү көче, хәрәкәтчәнлек дәрәҗәсе белән билгеләнә торган тотрыклы психик-физиологик, рухи үзенчәлекләре. Ир-ат темпераменты һәм хатын-кыз тыйнаклыгы милли хореографиянең нигезен тәшкил итә. М.Кыямова

2) Реакция тизлеге һәм аныӊ характеры белән билгеләнә торган психотип. Яхшы һәм яман темпераментлар булмый. Төрле темпераментлы кешеләр бөтен дөньяга фән, сәнгать һ.б. өлкәләрдә таныла алганнар. Мәсәлән: Суворов (холерик), Крылов (флегматик), Гоголь (меланхолик), Энгельс (сангвиник). Р.Төхвәтуллина

3) күч. Кызулык, дәртлелек, энергия. Кеше язмышын хәл иткәндә, темперамент – начар киңәшче. Г.Әпсәләмов. Гомерен мәдәнияткә, рухи агартуга багышлаган Фоат Зарипов тарафыннан тудырылган образлар кабатланмас, бары тик аның эчке матурлыгы, темпераменты белән баетылганга гына үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Л.Зарипова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә