ТЕМП и. ит. 1) муз. Музыкада, әсәрне башкарганда, тактлар алмашыну тизлеге. Егетләр музыканың темпын киметтеләр, гимнастика ясаучылар барыбер ритмга иярә алмыйлар иде... Казан утлары. Кызу темплар. Салмак темплар

2) Нәрсә дә булса башкарылганда, нинди дә булса эш, бирем һ.б.ш. үтәлгәндә, процесс агышының тизлек дәрәҗәсе. Тукай поэзиясендә «татарлашу» процессы гаять кызу темп белән бара. И.Нуруллин. Бөтен республиканы электрлаштыру шундый темплар белән башкарыла. Җ.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә