ТЕМА’ТИК с. 1) Гомуми яки билгеле бер темага багышланган; тема яки темаларга карап билгеләнгән. Шулай ук студиянең тематик планыннан чыгып, язучыларга оригиналь либреттолар язарга тапшырды. М.Җәлил. Зөлкарнәй университетта укыган елларында ук инде мәңгегә онытылган яисә өр-яңа яңгыраш биреп ясалган сүзләрне картотекаларга аерып, тематик җирлектә төзи башлаган булган. М.Галиев

2) Тематикага бәйләнешле, тематика ягыннан караганда ачыклана, беленә торган. Алар күләм ягыннан күп, тематик яктан бик бай бер лексик катламны берләштерәләр. Г.Мөгътәсимова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә