ТЕ’МА и. лат. 1) Сүз, инша, бәхәс, әсәр h.б.ш.нең эчтәлек юнәлеше, тасвирлау яки бәян итү объекты. Ни өчен бу тема язучыларны шулкадәр үзенә тарта соң? Р.Миңнуллин. Әсәрләрдә шулай ук мәңгелек тема – мәхәббәт темасы да ачык чагыла. А.Фәләх

2) Мәкалә, чыгыш, доклад h.б.ш.ның башындагы исеме. Сочинение язар өчен, миңа өч тема тәкъдим иттеләр, --- берсе хәтеремдә: «Советлар Союзы – тынычлык терәге» дигән ирекле тема иде. В.Нуруллин

3) Музыкаль әсәрдә яки аның берәр кисәгендә үсеш нигезе итеп алынган төп көй, мотив. Халыкка бүген нинди тема, нинди көй кирәклеген тоеп, шуны тәкъдим итәргә тырышам. Кәеф ничек?



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә