ТЕЛЬНЯ’ШКА и. рус 1) Аклы-зәңгәрле буй-буй юллы киҗе-мамык трикотаждан тегелгән эчке күлмәк – башта матрос, соңрак башка гаскәр төрләрендә форма киеме элементы. Башына – ике озын тасмалы берет, өстенә тәненә сыланып торган тельняшка һәм чем кара бушлат кигән кызны бер күрүдә үз әнисе дә таный алмас иде, мөгаен. Р.Зарипов 2) Гомумән шуңа охшаш кием төре |