ТЕЛЧЕК и. 1) Кечкенә тел. Куян кетер-кетер агач кайрысы кимергән, ә песи нәни кызыл телчеге белән чепер-чепер сөт эчкән. А.Алиш

2) Телне хәтерләтә торган теләсә нинди кечкенә әйбер

3) бот. Кыякча, кыякчык. Телчек яфрак белән җиңсә арасына урнашкан 2 – 6 мм озынлыктагы башаксыман чәчәк төркеме 4 – 10 башакчыктан тора. Агулы үсемлекләр

4) анат. Хатын-кызларның тышкы җенес әгъзаларындагы кечкенә үсенте



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә