ТЕЛҮ ф. 1) Тигез яссылык ясап кисү, юка кисәкләргә яру, телем итү. Юкә телү дә бер һөнәр. Мәкаль. [Ана] Чәен куя, өстәл хәстәрләп, икмәген, лимонын телә... Г.Гыйльманов 2) Өслекне тетеп, ярып җибәрү. Нурулланың сыңар кулы һавада әллә нинди хәрәкәтләр ясап ала, һаваны бер телә, бер болгата... А.Гыйләҗев. Күкне телә тагын хәтәрләре яшеннең. Р.Бикбаев 3) Нәрсәне дә булса буй-буй кисү, телемнәр ясап кискәләү. Әнисе чыраларны, бәйләү энәседәй юка итеп, тик кара чыршылардан гына телә, чөнки кара чыршыдан телгән чыралар бер дә галәмәт яналар. А.Хәсәнов 4) Чабу, тураклау. Боларны хәзер сафка – нөгәргә туплау бөтенләй мөмкин түгел, ә магуллар, шуннан аркаланып, качакларны кылыч белән дә, сөңгеләр белән дә телә, турый, тетә генә иде. В.Имамов 5) күч. Җан, йөрәк, күңел сүзләре белән берлектә: борчу, газаплау. Аның күңелен әнә шул сораулар телә иде. В.Нуруллин. Кешенеке кештәктә шул, үзеңнеке җанны телә. Г.Исхакова 6) күч. Бик каты кыйнау (камчы, чыбык h.б.ш. белән). Казаклар ир-атны камчы белән теләләр. X.Кәрим Телә бару Торган саен ныграк телү. Кыз йөрәкне калҗа-калҗа телә бара. М.Шабаев Телә башлау Телергә тотыну. Урыннарыбызга җайлашкач, ипиен чыгарып телә башлады. Ф.Баттал. Таулар өстендәге соры тынлыкны автомат тавышлары телә башлады: та-та-тат-та! Р.Низамиев Телеп алу Кинәт, бик тиз телү. Соңарудан туган үкенеч тойгысы малайларның бәгырен телеп алды. А.Гыймадиев Телеп җибәрү Кинәт, искәрмәстән телү. Куян имән бармагымның төбеннән шундый зур телеп җибәргән, хәтта карарга куркыныч. Н.Исәнбәт. Үткен пычактай телеп җибәрде бу сүзләр Рәшидәнең йөрәген, тирән сызланудан йөзе сытылып китте. Ә.Еники Телеп кую Алдан телү; бер тапкыр телү. Мул итеп әпекәй телеп куйган. Д.Булатова. Әбисенең телеп куйган чырасын алып, учак ялкынында кабыза да айкый башлый. К.Җәмит Телеп ташлау Тиз-тиз кискен хәрәкәтләр белән телү; уйламаганча, көтмәгәнчә телү. – Менә ничек телеп ташлаганмын, – дип, теге батистын алып күрсәтте [Хәят]. Ф.Әмирхан. Әгәр күзләренә күренсәң, болар сине шул минута кавын сыман телеп ташлаячак. В.Имамов Телеп тору Бертуктаусыз телү; хәзер телү. Әлбәттә, безгә ул [юка, зәгыйфь сыер] юаныч китермәде, әнкәй җанын телеп торган бер камчы гына булды. Л.Хәмидуллин Телеп узу Кинәт телү. Шул мизгелдә җанны кисеп, әрнүле бер сизенү телеп узды. М.Галиев Телеп үтү к. телеп узу. Йөрәкне ниндидер әрнү телеп үтте. Телеп үтте дә югалды. М.Кәбиров |