ТЕЛ-ТЕШ җый. и. Тиргәш, ызгыш, талаш, гауга, җәнҗал. Шушы көнгә кадәр бер генә тел-тешкә килгән дә юк, Аллага шөкер. Н.Фәттах ◊ Тел-теш тидерү Каты итеп шелтәләү, яманлау, гаепләү, тел сузу. Сакманов --- ислам тәгълиматына сукырларча табынмаса да, Тәңре белән бил алышуны, аңа тел-теш тидерүне хупламый иде. Т.Галиуллин. Күрәсез: килбәте, шулай ук табигате-холкы да тел-теш тидерерлек түгел. С.Сабиров |