ТЕЛСЕ’З-ӨНСЕЗ с. 1. 1) Сөйли дә алмый, бернинди аваз да чыгара алмый торган. Нәфисә һаман телсез-өнсез иде. Г.Гыйльманов 2) Телле-тешле булмаган. Телсез-өнсез, үксез яшь кызларны кызганудан аның йөрәге кысылып-кысылып куйды. Н.Фәттах 2. рәв. мәгъ. Дәшми-тынмый, берсүзсез. Нигә шулай телсез-өнсез җебеп төште? А.Гыйләҗев ◊ Телсез-өенсез калу Көтелмәгән бер хәлдән, нәрсә әйтергә дә белмичә, аптырап калу. Телеграмманы алдым да телсез-өнсез калдым. А.Гыйләҗев |