ТЕЛСЕЗЛӘНҮ ф. 1) Сөйли алмый башлау, телдән калу, сөйләшү сәләтен югалту. Аның артыннан нәрсәдер әйтергә дип авыз ачкан Бәдәр Җиһанының авызыннан бер сүз дә чыкмады. Ул тагын телсезләнгән иде... И.Шиһапов

2) Берәр сәбәп аркасында дәшмәс булу

Телсезләнеп калу Ниндидер вакыйгадан, сәбәптән соң телсезләнү. Яңадан баш алырга маташкан коммунистлар гына бу хакта авызларын ачып сөйләп маташкан иделәр, сайлаулардан тәгәрәшеп төшкәч, ахырда, тәмам бөрешеп, телсезләнеп калдылар. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә