ТЕЛСЕЗ с. 1. 1) Теле булмаган, тел кулланмаган; теле ватылган. Ник эндәшмисең инде? Әллә телсез шунда син? А.Мансуров. Ләкин Хәлил абый артист буларак кинога төшүеннән канәгать булмый: телсез кинода, монда бас, тегендә бас, бер адым алга, бер адым артка, күзеңне ач, күзеңне йом, күккә кара, дип роль өстендә эшләүне аңламый да, кабул да итми. Ә.Шакиров

2) Сөйләү куәсеннән мәхрүм булган, теле белән аңлаша алмый торган. Телсез Әхтәм, төнлә район үзәгеннән кайтып килгәндә, ташуга тәгәрәп, кинәт телле булып китте. З.Мәхмүди. Сугыштан әти телсез, ишетми торган булып кайтты. Кәеф ничек?

3) Сөйләү сәләтенә ия булмаган. – Рәхмәт, хайван, – диде ир, йомшарып. – Син бел дә, мин бел бу гыйбрәтне, яме? Ярый син телсез әле. Н.Гыйматдинова. Ул [ак каен] бары тик кайчандыр үзе сокланып туймаган ике гашыйк җанның арадашчысы, алар мәхәббәтенең телсез шаһиты гына лабаса. А.Әхмәтгалиева

4) Нинди дә булса сәбәптән аңлаша алмый торган. Яшерелгән кылыч белән бергә «Коръән», «Кыйссасел-әнбия»ләр килеп чыга, ләкин мин телсез, аларны укый алмыйм. Гарәп имласы һәм теле тыелган. А.Хәлим

5) күч. Сүз әйтеп үзен яклау мөмкинлегеннән мәхрүм калган. Гайбәт теле озын була, дөреслек телсез булгач. С.Баттал

6) күч. Телләшми, кычкырышмый торган. Тавыш юк, Гыйбрәт батыр һич эндәшми, Телсез ул гомер буенча, сүзләшми. Н.Думави

2. рәв. мәгъ. 1) Теле булмаган килеш; тел кулланмыйча

2) Дәшми-тынмый, берсүзсез. Хуҗалар ишегалды бәрелешеннән аңгыраеп калган иделәр, нишләргә белмичә шактый ара телсез басып тордылар. А.Гыйләҗев. Каушап китүдәнме, әллә башка сәбәп аркасындамы, пешмәгән егет телсез тора бирде. Ф.Яхин

3. хәб. мәгъ. Искә алмау, сүз кузгатмау. Дөрес, Кәүсәриянең күршеләре, коллегалары бу хакта телсез: көтмә дип тә, исән булырга мөмкин дип тә сүз кузгатып, ханымның күңелен телгәләмиләр. З.Мурсиев

Телсез калдыру Нык гаҗәпләндерү, шаккаттыру. Яшь килен, көтү куып кайтучы бөтен хатыннарны телсез калдырып, көянтә-чиләк белән су буеннан Шәяхмәтләр капкасына кайтып керде. М.Мәһдиев. Телсез калу Гаҗәпләнүдән, куркудан, кинәтлектән дәшми тору, сүз әйтүдән гаҗиз булу. Балаларын каршыларга килгән әти-әниләр, әби-бабайлар бакчада купкан өермәне күреп телсез калдылар. Ф.Баттал. Кыз алдында егет үзе дә бермәл телсез калган, нәрсә дип җавап кайтарырга да белмичә аптырап тора иде. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә