ТЕЛМӘРЧЕ и. 1) Оратор, нотык сөйләүче, сүз тотучы. Акыллы, белемле телмәрчеләр сүз җәүһәрләренә мәкаль һәм әйтемнәрне, әкият-легендаларны, үләң-дастаннарны, үзләре өчен булса да, язып та алганнардыр, ихтимал, әмма ул язмаларның әлегәчә табылганы юк. Р.Әхмәтьянов. Сүз сөйләүчеләр, телмәрчеләр (элек патшалар да сүзне күп сөйләмәгәннәр, эш эшләгәннәр) күбәйде, хәтта аларга телмәр язучы махсус кешеләр – чиновниклар барлыкка килде. Н.Нәҗми

2) Кош телен белүче, кошлар сайравына карап багучы күрәзә. Тиле телмәрче булыр. Мәкаль

3) бор. Тәрҗемәче, тылмач; дастан сөйләүче акын



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә