ТЕЛЛЕЛЕК и. 1) Нинди дә булса милли телгә яки телләргә ия булу. Ул зур илдә соңрак кыпчаклар һәм татарлар гына калган, башкалары шул ук төрки теллелек сәбәбеннән халык буларак йотылганнар, татарларга, башка халыкларга кереп киткәннәр. И.Хуҗин

2) Сөйләмдә аерым сыйфатларга ия булу. Чөнки үз өйләрендә әниләре һәр эшне йомшаклык, тәмле теллелек белән җиңә килде. Ф.Яруллин. Флүрә әче теллелек белән яманаты чыккан нәселдән иде. Р.Рахман

3) Телчән булу. Әй шул кем дә җиңмәс теллелегең



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә