ТЕЛЛЕ с. 1) Теле булган. Әллә кайда, кичәге көндә, кычытканлы тыкрыкларда онытылып калгангамы, елый да елый ун телле тальянка – олы күңелле нәни гандәлиб! А.Тимергалин. Бу тартмалар авыл малайларына кирәкле нәрсәләр белән тулы: буяу карандашлары, телле кармаклар, кубызлар, тагын-тагын бик күп әйберләр. М.Хуҗин 2) Аңлашуга сәләтле, сөйләмгә ия булган. Элек авылның телсезе-чукрагы, тилесе-диванасы, сакавы-тыңкышы, хәтта теле ачылган-ачылмаган баласы да ничектер үзенә генә хас телле иде. А.Хәлим. Бала бит тел белеп тумый, телгә булган мәхәббәт аның геннарына салына, ә баланы әти-әнисе телле итә. И.Ихсанова 3) Алдында килгән, алда сүз барган халык, милләт атамасы белән берлектә шул халыкка, милләткә караган телгә ия булган. Көньяк һәм Доннан көнчыгышрак өлеше төрки телле халык җирләре булган. И.Хуҗин. Татарлар күпләп яши торган шәһәрләр бар, ләкин үзебезнең гореф-гадәтле, телле, ул телгә ихтыяҗлы һәм ихтирамлы калалар юк бездә. Н.Шәрифуллин 4) Билгеле үзенчәлекле, сыйфатлы теле булган. Сания – тиз тузынучан, усал телле бичә. М.Кәрим. Ә бит ул асылда үтә йомшак күңелле ---, татлы телле, әдәпле сөйләмле кеше иде. Р.Рахман 5) Телчән, телләшүчән. Дөньяда ир белән хатын арасында ачуланышу да булыр, сөешү дә булыр. Шундый вакытта телле булудан сакланырга кирәк. Г.Исхакый. Әмир Хәсән әле малай-шалай, яшүсмер генә чагында бу кадәр үк телле түгел иде. В.Имамов 6) Дөрес итеп сөйләшә белә торган, белдекле, сүзгә оста. Бөтен эшкә хәзер яралы солдатлар белән Мөхәммәтҗан солдат шикелле, читтә йөреп, күзе ачылып кайткан теллерәк кешеләр хуҗа. Г.Бәширов. Теллерәк кызлар турыдан ярып, йөзгә бәреп тә әйтә: ир булган ирне хатын-кыз ташлап китми, чат ябышып ята, ди. Г.Мөхәммәтшин 7) күч. Нинди дә булса мәгълүмат бирә торган. Әмма Сәүбән өчен мәгарәдәге һәр таш, һәр ком, тузан бөртеге телле: --- бу тишек ике яктан да ачык. Утның яхшы януы, сулышның иркенлеге, һаваның тымызык җил булып йөреп торуы шул хакта сөйли. Г.Гыйльманов |