ТЕЛЛӘШҮ ф. Кисәтеп, шелтә белдереп яки үгетләп әйтүгә каршы кире җавап кайтару, сүз көрәштерү, әйткәләшү, әрепләшү. Хатыннарның шулай телләшүе кәефен кырды бугай, юаш кына күренгән Гарифулла карт кызды да китте. Ш.Янбаев. Телләшү дигәндә, мин дә инде төшеп калганнардан түгел. Г.Сабитов Телләшә башлау Телләшергә тотыну. Әмма үзләрен милиция түгел, ниндидер бер хатын-кызның гына җилтерәтүен күргәч, алар да шактый батырая төштеләр, телләшә үк башладылар. Ф.Бәйрәмова Телләшеп алу Бераз телләшү. Бүтән берәү ул сүзләрне әйтсә, җавабын да табар идем, телләшеп алырга да күп сорамас идем. Т.Миңнуллин. Киенеп куйгач, нигәдер телләшеп аласы килеп китте Алмазның. И.Сираҗи Телләшеп китү Кинәт телләшә башлау. Безнең болай телләшеп китүебезнең ахыры-чиге юк иде. Ф.Яхин Телләшеп тору Һәрвакыт, гел телләшү; әле, хәзерге вакытта телләшү. Ачылган авызыбызны ничек япканны сизми дә кала идек, кая ул телләшеп тору! Г.Гыйльметдинова Телләшеп яту Әле, хәзерге вакытта телләшү. «Әткәйгә әйтәм!» Менә шушы ике сүз шиңдерә дә куя иде әтәчләнеп сугышып яки телләшеп яткан кешенең кикриген. Ш.Җиһангирова |