ТЕЛЛӘНҮ ф. 1) Тел ачылу, сөйләү сәләтенә ия булу. Беренче сулышымнан алып, әле моннан 600 ел элек Литва кенәзлегендә телләнгән туган татар халкым мәдәниятендә тәрбияләнгәнмен. Татар әдипләре 2) Сүзчәнләнү, гадәттәгедән күбрәк сөйли башлау; озак эндәшми торганнан соң сөйләп китү, авыз ачып сүз әйтү. – Кулларың боз кебек булганчы, кайларда йөрдең болай, үскәнем, – дип телләнеп каршылады аны Нәфисәттәй. Ф.Шәфигуллин 3) Телгә салышу, телдәрләнү, телдәрлек күрсәтү. – Сатыла, бөтен нәрсә дә сатыла, – дип телләнде Митри карт. Г.Гыйльманов 4) Каршы әйтү, кире җавап кайтару, телләшү. Рәхмәт әйтеп, кешечә саубуллашып чыгып китәсе урында әрепләшеп, телләнеп, сүз көрәштереп торган була бит әле. М.Хәсәнов. – Тегендә кул астына эләксәң, изеп ташлый идем үзеңне. – Кем кемне изәр иде әле, – дидем мин, телләнеп. Р.Зәйдулла 5) Ызгышу, тиргәшү, талашу. Көчленеке замана. Тешләреңне кыса-кыса булса да чыдыйсың. Әхмәдигә дә телләнмәгән булса бик яхшы булган булыр иде дә бит, нишләтәсең инде аны. Г.Камал 6) Телгә килү, кеше сыман сөйләү куәсенә ия булып китү. Шунда телләнде өрәгем: «Син миңа кул орма, – ди, – Тыңла сүзне, тыңламасаң, дөньяда сау торма», – ди. Г.Харис Телләнә башлау Телләнергә тотыну. Корбан баҗасы да, посёлокның байтак кешесе телләнә башлагач, койрыкны сырт яккарак салу ягын карады. Б.Камалов Телләнеп йөрү Күп вакыт, төрле урында телләнү. Әхмәдигә дә нигә кирәк иде инде шулай телләнеп йөрергә! Г.Камал Телләнеп карау Телдәрлек күрсәтергә омтылу Телләнеп китү Кинәт телдәргә әйләнү, телдәрлек күрсәтү Телләнеп тору Әле, хәзерге вакытта телләнү; һәрвакыт, бертуктаусыз телләнү. Аннары, өзгәләп ташлардай булып, телләнеп торган хатынга җикеренде. М.Хәсәнов |