ТЕЛЕФОНИСТ и. рус 1) Телефон станциясе хезмәткәре. Мин яшь чакта [авылның] почтасы бар иде, алты кеше эшли иде шунда: телефонист, телеграфист, бер почта йөртүче авыл буйлап, бере районга илтә-китерә, почта нәчәлниге; авыл уртасында, каршыда гына клуб иде. М.Миначев 2) Телефон линиясе сузучы белгеч, элемтәче. Бара торгач, юл буенда гына пычракка тезләнгән ялгыз бер кеше күренде. Ул телефонист булып чыкты. Г.Бәширов. Землянкада ике телефонист, бер денщик, ике вестовой. А.Таһиров |