ТЕЛЕФОН и. гр. 1) Авазларны, сүзләрне ерак арага тапшыра һәм кабул итә торган элемтә төре. Алар мондый [көчле буран булган] вакытта Казаннан тәмам аерылып кала: тимер юл яки су юлы булмаудан тыш, автомобиль һәм һава юлыннан да мәхрүм була, хәтта телефон элемтәсен дә югалта! Т.Әйди 2) Шундый элемтәгә караган электротехник җайланмалар системасы. Шулай иде дә, иртәнге сәгать алтыда телефон белән чакырып алдылар. Т.Гыйззәт. Кич телефон аша әйттеләр. Көндез үземә әйтергә курыкканнар, имеш. Р.Вәлиев 3) Шул системаның төп өлеше – сөйләшүчене чакыру, сөйләү һәм тыңлау аппараты. Нәкъ шул чак телефон шылтырады. М.Насыйбуллин. Кинәт кыр телефоны зыңлый башлады. Ә.Айдар |