ТЕЛЕСКО’ПИК с. 1) Шудырма җайланмалар белән озынайтыла торган; телескопка охшаган, телескоп принцибында эшли торган. Зур өйдәге үз бүлмәсендә компьютеры, --- телескопик саплы бик яхшы кармаклары, ботинкалы тимераягы, пластиктан ясалган, күз явын алырлык чаңгылары. Р.Фәизов. Барлык эшче органнарга хәрәкәт бирү механизмнары ургычның уң ягында урнашкан, һәм телескопик карданлы вал ярдәмендә хәрәкәтне комбайнның төп контрприводыннан алалар. Урып җыю машиналары 2) Телескоп аркылы гына күренә торган. Телескопик планеталар 3) Телескоп ярдәмендә башкарылган. Телескопик астрономия 4) махс. Бик нык зурайтып күрсәтә торган. Телескопик линза. Телескопик күзлек |