ТЕЛЕНҮ ф. 1) төш. юн. к. телү . Телем-телем телендем Мин искергән җиләндәй. Дәрдемәнд

2) Ерткалану, бүлгәләнү, телгәләнү. Елан аеры теле белән бары тик аның [карлыгачның] койрык очын гына эләктерә алган, ул да булса, теленеп, елан авызында торып калган. Әкият

3) күч. Яргалану, кискәләнү. Ул бозга янә балта очы белән сукты, бәке кырыендагы үткен, үтәкүренмәле уалган пыяладай кисәкчекләр теленеп, чупылдап суга чумды. Ф.Җамалетдинова

4) күч. к. телгәләнү (6 мәгъ.). Шәмсүн аркасында Гөлфинур белән сүзгә килгән көнне ничек авыр булган иде аңа, бәгыре парә-парә теленгән иде. А.Вергазов

Теленеп бетү Ахырга кадәр, беткәнче теленү; тәмам, бик нык теленү. Аркылы такталарының байтагы чыралыкка теленеп беткән сәкеләрдә барабызчылар утыралар. К.Нәҗми. Аның күңеле борчылу, курку, әсәрләнүдән теленеп беткән. Г.Әпсәләмов

Теленеп китү Кинәт теленү. Тавышыннан җаннар теленеп китеп, күзләремне минем томан күмде... Ф.Яхин

Теленеп чыгу Башыннан ахырына кадәр тоташ теленү. Карасу бәк сөңге тотып каршы төшкән иде, әмма берничә мизгелдән соң ул инде, тоташ теленеп чыккан бугазы белән гырылдап, аяк астына ауды. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә