ТЕЛЕ’М-ТЕЛЕМ рәв. 1. 1) Кисәк-кисәк телеп, күпкә бүлгәләп. Әни телем-телем кара икмәк кисә. Р.Зарипов. Телем-телем турасаң да, мин улымны сатмыйм. В.Имамов

2) Бер-бер артлы телемләп; бер телем артыннан икенче телем итеп. Тоз сипкән икмәкне телем-телем бөгәсең. Г.Ибраһимов. Савытыннан бөтен килеш төшкән балык консервасы янында телем-телем ак серкәле редис тәгәрәшеп ята. К.Кәримов

3) Тасма-тасма, буй-буй итеп. Телем-телем телгәләнгән күлмәк итәкләре шуңа күрә җәһәтрәк җилфердиләр. А.Гыйләҗев. Ак йөзләре телем-телем булып теленгән. Н.Гамбәр

4) күч. Йөрәк, күңел, бәгырь кебек сүзләр белән берлектә «бик нык газап чигеп, әрнетеп, ачындырып» мәгънәсен бирә. Ник егетнең яшь йөрәген Телем-телем кисәсең? М.Җәлил. Телем-телем бәгырь өзелә! Х.Камалов

2. с. мәгъ. Телемнәргә бүленгән. Үлән арасында вак-вак, телем-телем ука чуклы сары чәчәкләр. Г.Сабитов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә