ТЕЛЕМЛӘ’Ү ф. Телү; телемнәргә кискәләү. Әмир хәзрәтләре аны, үз кулы белән телемләп, дәрвишләргә өләшкән, үзенә хәтта авыз итәргә дә калдырмаган. Т.Әйди

Телемләп кую Алдан телемләү; телемләнгән хәлгә китерү. Иртән коймагын пешереп өлгертә, чәен өстәлгә бирә, ялт иттереп, мул күкрәгенә терәп, ипиен телемләп куя. Т.Галиуллин

Телемләп ташлау Тиз-тиз телемләү. Килеп керү белән, чөйдә эленеп торган ашъяулыкны алып, аны сәкегә җәеп, Хәсәнә абыстай әлеге кабарып пешкән зур бодай икмәген телемләп ташлады. С.Поварисов

Телемләп тору Әле, хәзерге вакытта телемләү; туктаусыз телемләү

Телемләп чыгу Башыннан ахырына кадәр барысын да телемләү

Телемли бару Һәрберсен, булган берсен бер-бер артлы телемләү

Телемли башлау Телемләргә керешү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә