ТЕЛЕМЕХА’НИКА и. рус махс. 1) Төрле аппаратлар, машиналар һәм җайланмалар белән ерактан торып идарә итү эше

2) Ерактан торып идарә итү системасы һәм шуңа караган барлык техник чаралар. Мине бит монда командировкага телемеханика системасын, электрон хисаплау җайланмаларын корырга дип җибәрделәр. Ш.Бикчурин

3) Шул системалар турындагы фән. Әйтик, бу – физика түгәрәгенең автоматика һәм телемеханика мәсьәләләренә караган бер өлеше булсын, ди. Ә.Хуҗиәхмәтов. Курамшин иртәдән алып кичкә кадәр Черек күлдә, ә эштән кайткач, яшьләргә электроника һәм телемеханика серләрен өйрәтергә китә. Ш.Бикчурин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә