ТЕЛЕМ и. Бөтеннән телеп алынган өлеш, юка итеп кисеп алынган яссы кисәк. Берьялгызы гына байтак казырга туры киләчәген чамалап, ашарга, май ягып, ике телем ипи һәм шешә тутырып су алды. А.Тимергалин. Каен ярканың башыннан телем итеп кисеп алынган алканы тал ботагыннан ясалган кәшәкәләр белән ярылганчы кыйнадык. В.Нуриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә