ТЕЛЕГРАФ и. ингл. 1) Ерак арада хәбәрләшү өчен үткәргеч чыбыклар, техник җайланмалар системасы. «Сәламәтлегем шәп түгел, врачлар шулай куша», – дигән булып, җәй саен диңгез буена ялга йөри, анда алып киткән акчасын туздырып бетерә дә, кайтыр юлга акчам калмады дип, телеграф аша сорап алдыра иде. В.Нуруллин

2) Шуңа караган бина, пункт. --- ул телеграфка кермичә, бөрешә төшкәндәйрәк итеп, алга атлады. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә